Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Апуш» студиясе премьера тәкъдим итте: «Елантау»!

15, 16 декабрьдә «Апуш» татар балалар театр студиясе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Елантау» этно-фэнтези мюзиклын тәкъдим итте.

«Елантау» туганнар, әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, чын дуслык һәм тугрылык кебек мәңгелек темаларны күтәрә. Әлеге спектакль бер-береңнең кадерен белергә, кешеләрнең серләрен чит-ятка сөйләмәскә, сүзеңдә торырга өйрәтә. Төп герой – Зөлкарнәй бик катлаулы юл үтеп, кыенлыкларны җиңеп чыкканнан соң, дөньяның иң кыйммәтле хәзинәләре алтын-көмеш тә, хакимлек тә түгел, ә намус, тугрылык һәм, әлбәттә, мәхәббәт икәнен аңлый.

Пьесаның авторы – язучы, шагыйрә Резедә Гобәева. Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.

«Бу әсәр нәкъ «Апуш» студиясенә атап, андагы бала санына карап, балаларның яшь үзенчәлеген исәпләп язылды. Бик кызык кына вакыйга килеп чыкты кебек. Алиянең фантазиясе, күзаллавы көчле, язу процессында да, бергәләп уйлашып үзгәрешләр керттек, балалар да үз фикерләрен әйттеләр. Эш процессында бик күп әйберләр эшләнелде. Җәй башында язылган пьеса белән соңгы вариант шактый аерыла. Спектакльнең финал җыры, гомумән, әле 1 атна элек кенә язылды», – дип уртаклашты Резедә Гобәева.

«Апуш» студиясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем шәкертләрен премьерага сәхнә теленнән остазлары, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы – Гүзәл Шакирова, вокал дәресеннән музыка белгече – Наилә Закирова әзерләде. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Резедә Муллагалиева.

«Елантау» спектакленең көйләр авторы – студиянең музыкаль мөхәррире Ильяс Фәйзрахманов. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры – Марсель Фатыйхов.

Спектакль беркемне дә битараф калдырмады – залда утырган тамашачылар да күз яшьләрен тыеп кала алмады. Алдагы куелышлар инде яңа елда булыр дип көтелә, афишаларны күзәтеп барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев