Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Австралия татары София Вәлиева: "Туган якта түрәләрне көткән кебек каршы алалар!" /ФОТО, ВИДЕО/

Татарлар кайда гына яшәми?! Җир шарында сибелгән милләттәшләребез бихисап безнең. Рәсми саннар буенча, үзен татар дип 8 миллионлап кеше саный икән. Әлбәттә, күпчелек татарлар Россиядә яши. Ә менә Авст...

Татарлар кайда гына яшәми?! Җир шарында сибелгән милләттәшләребез бихисап безнең. Рәсми саннар буенча, үзен татар дип 8 миллионлап кеше саный икән. Әлбәттә, күпчелек татарлар Россиядә яши. Ә менә Австралиядә бары 450-500 татар гына бар икән.

Милләттәшебез София Вәлиева – Австралия татары. Хәер, анда барып урнашканчы, аларның гаиләсе Кытайда яшәгән. Тамырлары Татарстанның Кукмара һәм Апас районнарына барып тоташкан бу гаилә башлыклары 1880 елларда Ватаннан чыгып киткән.
– Ул вакытта әби-бабаларыбыз 16-18 яшьлек яшүсмер булып Кытайга эшкә чыгып китә һәм шунда төпләнеп кала. Бер гасыр узгач исә әти-әнием 9 баласын ияртеп Австралиягә барып төпләнә. Менә инде 35 елдан артык без Австралиядә гомер итәбез.
– Казанга беренче тапкыр кайчан кайттыгыз соң?
– 1991 елда әниемне алып кайткан идем. Баштарак ике елга бер тапкыр кайтсам, хәзер инде соңгы вакытта ел саен кайтырга насыйп була. Әби-бабаларымның туган якларында да кунакта булабыз. Анда инде безне түрәләрне каршы алган кебек кунак итәләр. “Болай кирәкмәс инде”, – дип әйтсәм дә, барыбер ел саен чәк-чәк, концерт номерлары әзерләп көтеп торалар.
– София ханым, Австралиядә татарлар күпме?
– Без күчеп килгәндә, 4-5 кешене генә белә идек. Хәзер исә ишәйдек, 500 якын татар бардыр хәзер. Балаларыбыз, оныкларыбыз үсте, башка гаиләләр дә күчеп килде. Шулай арттык инде. Шулай да аз санда булуыбыз күңелне тырный. Якшәмбе мәктәбен ачып милли йолаларны, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу юнәлешендә эш башкарабыз. Башка төрки халыкларның балалары да йөри безгә. Милләтне саклап калу максатыннан хөкүмәттән безне кабул итүләрен дә сораган идек. Татарстанда сугыш юк, тынычлыкта яшисез, шуңа күрә мөһәҗирлек статусын бирмибез, дип җавапладылар. Сүз уңаеннан, уйгурларга мондый статус бирелде, хәзер аларның саны Австралиядә 30 меңгә кадәр җитте.

– Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге вакыйганы сез нинди уй-теләкләр белән көтәсез?
– Татар конгрессы безгә генә түгел, бөтен дөньядагы татар җәмгыятьләренә ярдәм итә. Алар даими рәвештә Сабантуйлар оештыралар, бүләкләрен төяп киләләр, артистларын җибәреп башка милләтләрне дә татар мәдәнияте белән таныштыралар. Без, мәсәлән, имам сораган идек, имамын да табып җибәрделәр хәтта! Шәхсән үземнең китабымны нәшер итүдә дә саллы ярдәм күрсәттеләр.

Читтәге милләттәшләрнең ике күзе дә Татарстанга төбәлгән. Безне оештырып, бер юлдан алып баручы мәркәз бит ул. Иң мөһиме – татар халкы телен, динен, мәдәниятен югалтмас өчен зур эшләр эшләнде һәм алга таба эшләнер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев