Әхлак дәресләре_Өченче дәрес: Әти-әни хакы
«Гаилә» мәчете белән уртак проект
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Аллаһ Тәгалә әти-әнигә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өнди. Коръәндәге аятьләрдә дә аларга изгелек кылырга чакыра, яхшы мөгамәләдә булыгыз, ди. Әти-әни хакы Аллаһы Тәгалә хакыннан соң икенче урында тора.
Хәдисләрдә әйтелгәнчә, әти-әниләребезгә хәтта «уф» дияргә дә хакыбыз юк. Аларга бары тик назлы, татлы сүзләр белән генә эндәшергә кирәк. Әти-әнине хөрмәт итмәү, рәнҗетү, сүзләренә колак салмау, эшләрендә ярдәм итмәү динебездә иң зур гөнаһлардан санала.
Гаиләне җылы учак белән чагыштыралар. Аның җылылыгы гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрдән тора.
Тулырак: https://rutube.ru/video/863ac81609941dec2df70530f58d2aac/?playlist=1376457
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев