Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Балачак әдипләре: иҗади җыентык»

Дустым, син татар әдәбияты белән кызыксынасыңмы?  Татар әдәбияты һәм уку дәресләрен түземсезлек белән көтәсеңме?  Татар язучылары иҗатын яратып укыйсыңмы?  Бу сорауларга «әйе» дип җавап бирсәң, әлеге бәйге синең өчен!

Бәйгедә катнашу өчен:

  • «Балачак әдипләре»  телеграм каналына языл
  • «Ихлас» мультимедиа мәктәбенең «Балачак әдипләре» онлайн-дәресләрендә катнаш
  • «Сабантуй» журналының YouTube каналына языл, видеодәресләрне кара
  • Иҗади эш – әдәби җыентык яса.

Җыентыкны кулдан да, компьютерда җыелган форматта да ясарга ярый. Иң мөһиме – җыентыкка онлайн-дәресләрдә катнашкан 12 язучы һәм шагыйрь дә кергән булсын.  Эчтәлеге – ирекле. Монда әдипләрнең биографиясе, фотосурәте, әсәрдән өзек яки шигырь дә  урнаштырырга мөмкин. Рәсемнәр белән бизәсәгез, тагын да яхшы!

Җыентыкны 2023 нче елның 1 нче ноябренә кадәр Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, «Сабантуй» журналы редакциясе адресына почта аша юлла яки редакциягә алып килеп тапшыр!

НИГЕЗЛӘМӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев