Балалар бакчасы өчен түләү арта

2019 елның 1нче гыйнварыннан республика балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве күләме 4,3% ка артты.

Ата-аналар түләвенең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанслар белән тәэмин итүгә чыгымнарның артуы, шул исәптән бу азык-төлек продуктларына бәяләрнең артуы, балаларны карауда һәм тәрбияләүдә катнашучы балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы артуы белән аңлатыла. Ата-аналар түләве учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле.
Әйтик, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге бала 10,5 сәгать гомуми үсеш алган төркемнәрдә ата-аналар түләве 3251 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул узган ел белән чагыштырганда 134 сумга арткан.
Игътибар! Ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсация түләүләре саклана.
//mon.tatarstan.ru//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.