Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар өчен татарча телеканал эшли башлый!

Дөрес, “Шаян- ТВ” каналы ТНВда 1 февральдән бирле эшли инде, әмма әлегә кадәр аны  тәүлегенә 30 минут кына карарга мөмкин иде. 12 ноябрь көнне исә  тәүлек буе балалар өчен татар телендә эшли торган бе...

Дөрес, “Шаян- ТВ” каналы ТНВда 1 февральдән бирле эшли инде, әмма әлегә кадәр аны  тәүлегенә 30 минут кына карарга мөмкин иде. 12 ноябрь көнне исә  тәүлек буе балалар өчен татар телендә эшли торган беренче телеканал ачыла.
– Төп максатларыбызның берсе – балалар өчен татар мохитен тудыру, – ди каналның директоры Рамилә Сәхәбетдинова, – канал тулысынча татар телендә эшләячәк. Бары тик бер тапшыру – “Бергәләп өйрәник” кенә рус һәм татар телләрендә бара, чөнки балалар анда татарча яңа сүзләр өйрәнәчәк.
Тиздән телеканалның сайтын да эшли башлар дип көтелә. Shayantv.ru дип исемләнгән сайт балаларның күңеленә хуш килерлек итеп эшләнгән. Сайтка килеп керү белән үк без татар мөхитенә эләгәбез. Татарча көе яңгырый башлый һәм каналның төп герое Шаян үзе кунакларнф каршы ала. Биредә аның белән сөйләшеп алырга да, уеннар уйнарга да мөмкин. Шулай ук сайтта онлайн режимда “Шаян-ТВ”ны да карап булачак.
Каналда 20 дән артык тапшыру күрсәтеләчәк. “Алар арасында тәрҗемә ителгәннәре дә бар, каналның үз тарафыннан эшләнгәннәре дә шактый, тәрҗемә мультфильмнар, мәсәлән, башта балаларга күрсәтелде, аларга иң ошаганнарын без үзебездә булдырып, аларны тәҗемә иттек, – ди телеканал хезмәткәрләре, – “Шаян- ТВ”ның көндәлек эше балаларның татарча сөйләм телен камилләштерүгә, мультфильм, тапшырулар аша туган телгә кызыксындыру тудыруга юнәлтелгән”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев