ЯҢАЛЫКЛАР
Балалар китап укыймы?
Укысалар, кайсы авторларның китапларын яраталар?
Укысалар, кайсы авторларның китапларын яраталар? Россия китап палатасы мәгълүматларына караганда, беренче унлыкта – Корней Чуковский, Джоан Роулинг, Холли Вебб, Арина Чунаева, Александр Пушкин, Николай Носов, Александр Волков, Виталий Бианки, Астрид Линдгрен һәм Елена Ульева. Ләкин соңгы 15 елда китап укырга яратучы балалар кимегән. Җәйге каникулларда, мәсәлән, балалар өч-дүрт китап укыса, үсмерләр, гомумән, бер-ике китап белән чикләнә. Бу китаплар арасында заман авторлары юк диярлек.
«Сабантуй» журналының алдагы саны китапка багышланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев