Балаларга коронавирус турында сөйләргәме?

Мәктәп яшендәге баланың һәркайсы сезгә коронавирус турында үзе дә сөйләп бирә ала. Бәлки, сездән күбрәктер дә әле. Алар бу теманы дуслары белән оештырылган чатларда да, социаль челтәрләрдә дә читләтеп узмый. Әти-әниләрнең никадәр карабодай, антисептик, маскалар алып куюы хакында кызыклы видеолар да төшерделәр инде рәхәтләнеп. Саклану чаралары турында да хәбәрдар.
Ә бит тема, чыннан да, җитди. Көн саен яңалыкларны караучы, өйдә калып эшләргә (яисә бөтенләй эшләмәскә) мәҗбүр булган әти-әниләр теләсә-теләмәсә дә үзләренең борчуларын балаларга күчерергә мөмкин.
Нишләргә?
Балалар белән сөйләшегез, аларның уй-кичерешләрен белегез, коронавируска бәйле вәзгыять ябык тема булмасын. Бүгенге хәлне арттырып та, киметеп тә сөйләмәгез. Ничек бар, шулай әйтү яхшы булыр. Балалар үзләре кызыксынса, әлбәттә.
Сөйләшүгә һәрвакыт әзер булуыгызны җиткерергә тырышыгыз. Аңлату баланың яшенә туры килә торган телдә булсын. Бүген дөньядагы вәзгыять турында мәгълүмат җитәрлек, шулай да, хәбәрләрнең дөреслеген тикшерсәгез яхшы булыр.
Саклану чаралары турында да әйтергә кирәк. Урамга чыгуда чикләүләр барлыгын, хәзерге вакытта бөтен кешенең дә билгеле бер кагыйдәләр буенча яшәвен аңлатыгыз. Өйдә калган очракта да вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү юлларын күрсәтегез.
Үзегезне саклагыз, кәефегез яхшы булса, балаларның да күңелләре күтәренке булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.