Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балтач районы мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары белән күрештек

Балтач урта гомуми белем мәктәбендә Балтач районы мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары катнашында семинар үтте.

Семинар кысаларында төрле алымнар кулланып дәрес элементлары, осталык дәресләре күрсәтелде. Балтач урта мәктәбе укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, дәрестә укучыларны кызыксындыру өчен кулланыла торган алымнар белән дә бүлештеләр.

         Россиядә Укытучылар һәм остазлар елына йомгаклау чарасы музыкаль чыгышлар белән дәвам итте.

         Шулай ук, уку-укыту өлкәсендә татар балалар матбугаты – журналларны куллану, балалар иҗатын татар басмаларында чыгару, редакцияләрдә үткәрелә торган бәйгеләрдә укучыларны катнаштыру буенча «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары вәкилләре аерым тукталып киттеләр. Балаларны милли рухта тәрбияләү, гыйлем бирү, киләчәктә тормышта, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык чын шәхесләр әзерләү – мәктәп һәм балалар журналларының уртак максаты. Бу юнәлештә бердәм булып эшләгән чакта нәтиҗәсе дә уңай булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев