Банка – банк
Һәр егетнең үз банкы булырга тиеш! Без шундый фикердә. Беренче банкыңны тимер банкалардан ясап кара. Монда тәңкә акчаларны гына түгел, үзең өчен кыйммәтле, кадерле булган башка әйберләрне дә саклый аласың.
Кирәк булачак:
3 тимер банка
1 тимер капкач
Кадаклар
1 юан көпшә
1 нечкә көпшә
Төсле кәгазь
Карандаш
Сызгыч
Кайчы
Кайнар җилем
Эш барышы:
1.Төсле кәгазьдән тимер банка биеклегендә тасма кис һәм банкага ябыштыр.
2.Юанрак көпшәне тимер банка биеклегендә кис һәм банкаларга ябыштыр.
3.Тимер капкачның аскы ягыннан кадак белән тишек тиш. Кадакны шунда керт һәм аңа нечкә көпшәне кидер.
4.Нечкә көпшәгә банкага беркетелгән юан көпшәне кидереп, банкаларны тезеп чык.
Банка-банк әзер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев