Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауның 1 нче мәктәбендә истәлекле очрашу

Бүген Биектау районының 1 нче номерлы мәктәбендә укучылар язучы Зиннур Хөснияр, шулай ук балалар басмасы «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары хезмәткәрләре белән күреште.

Балалар да очрашуда үз талантларын күрсәтте. Һәр сыйныф чыгыш ясап, җырлап, шигырьләр сөйләп, хәтта Зиннур абыйларын да әпипәгә биеттеләр. Күпкырлы талант иясе, Биектауларның якташлары Зиннур Хөснияр укучыларны 20 телдә сөйләшә беләм дип, шаккаттырды. «Татар телен яхшы белсәң, дөньяның әллә ничә төрле телләрендә аралашырга була. Татар теле төрки телләр төркеменә керә. Шуңа күрә үз ана телегездә аралашырга тырышыгыз, китаплар, журналлар укыгыз. Безнең бсмаларны укыган балалалар тормышта үз урыннарын табарлар, югалмаслар» – диде язучы. Әле үзе белән булган кызыклы вакыйгаларны да искә алды. Көндә мәктәпкә чын язучы килми. Балалар да Зиннур абыйдан автограф алып аның белән фотога төшәргә ашыкты.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» басмасы  хезмәткәрләре дә укучыларга буш кул белән килмәде. Кызыклы сораулар биреп сабыйларга журналлар өйләшеп шатландырды. Шатландырырлык та шул,  һәр санында хәзинә. Бигрәк тә, балалар «Сабантуй»ның декабрь – календарьле санын үз иттеләр. «Яңа сан – укучыларыбызга бүләк булсын! Киләсе ел журналыбызның 100 еллыгы. Календарьның да һәр битендә тарих – төрле елларда чыккан «Яшь ленинчы», «Сабантуй» газеталарының тышлыкларын бирдек. Сабантуй белән һәр көнегез бәйрәм булсын. Балачакның һәр көне бәйрәм бит аның.  Ел дәвамында сезнең һәрберегезгә бәйрәм рухы алып килсен», – дип киләчәк Яңа ел белән котлады «Сабантуй» журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев