Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әбием киңәшләре» бәйгесе җиңүчеләрен котладык

15 февраль көнне «Сабыйлар» үзәгендә «Сабантуй» балалар журналы үткәргән «Әбием киңәшләре» Республикакүләм бәйгесендә җиңү яулаган укучыларны котлау тантанасы үтте.

 

15 февраль көнне «Сабыйлар» үзәгендә «Сабантуй» балалар журналы үткәргән «Әбием киңәшләре» Республикакүләм бәйгесендә җиңү яулаган укучыларны котлау тантанасы үтте. Чарага балалар үзләренең яраткан дәү әниләре, ак яулыклы әбиләре белән килгәннәр иде. Мәҗлес гаилә бәйрәме сыман чәй табыны артында үтте.

Әбиләрнең киңәшләре, аларның үгет-нәсыйхәтләре баланы олы юлга аяк баскач та гомер буе озатып бара. Гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклау, үсеп килүче буында тәрбияләү, иҗат итүче укучылар белән элемтәне ныгыту  –  «Сабантуй» журналының төп максаты. 2023 нче ел – Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында бу аеруча актуаль.

«Әбием киңәшләре» бәйгесен узган елның апрель аенда игълан иткән идек. Ул ике номинациядә үтте. Шартлары буенча укучылар үзләренең яраткан, кадерле әбиләре яки дәү әниләре, аларның киңәшләре турында инша язарга яки әбиләрен видеога төшерергә тиеш иделәр. Бәйгегә республикабызның төрле районнарыннан барлыгы 50 дән артык эш килде. Азнакай, Биектау, Арча, Лаеш, Кукмара, Әлмәт районнары, Казан һәм Яр Чаллы мәктәпләрендә укучылар аеруча актив катнашты. Һәр язма мәхәббәт белән сугарылган, күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керерлек итеп эшләнгән», – диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Инша номинациясе буенча өч җиңүче билгеләнде. Казанның 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә белем алучы Габдрахман Хәсәнов үзенең Гөлфәния әбисенә «Ак әби» дип эндәшә икән. “Чыннан да, ак яулыклы Ак әбием ул минем. Бик сабыр холыклы, иманлы, нурлы йөзле, челтерәп аккан чишмә суы кебек моңлы матур тавышлы... Йөзендәге тормыш еллары салган эзләр җыерчыклар түгел, ә, Кәримә сеңлем әйтмешли, керфекләренең дәвамы гына... Әбием пешергән тәмле, хуш исле ризыклар,  ул үстергән гөлләр, йоклаганда аягымны тотып яткан йомшак кытыршы куллар – барысы да минем әбиемнеке...” – дип яза үзенең иншасында.

“Безнең барлык сорауларыбызга да җавап, тәрбия нигезләре – барысы да  Коръән китабында бар. Без Аллаһка гыйбадәт кылып, аның кушканнарын үтәп, ул тыйганнардан тыелып яшәргә тиешбез. Шул чакта гына без чын мөселман булырбыз. Бер-беребезне хөрмәт итеп, олыларны зурлап, саваплы эшләр генә эшләп яшәргә язсын һәммәбезгә дә. Мондый чараларны үткәрүегез өчен бик зур рәхмәт”, – диде Ак әби Гөлфәния Фазлыева.

Икенче җиңүчебез – Самат Фәтхуллин – Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиясендә укый. Ул үзенең 85 яшьлек карт әбисе Хәтимә әби турында язган. “Безнең карт әбиебез, олыны – олы, кечене кече итә белегез, ди. Туганлыкның, әти-әнинең кадерен белеп яшәргә өйрәтә. Яхшылык кылган кешенең киләчәге бәхетле булыр, яманнарга иярмәгез, дип тәрбияли", – дип яза Самат. Ә бүләкләү чарасына ул  дәү әнисе Сәләхиева Гөлфинә белән килгән иде.  Гөлфинә ханым  Балык Бистәсе районының Күки авылы мәдәният йорты мөдире булып эшли. «Шундый күркәм чара оештырганыгыз, безне хөрмәтләп чакырганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бу бәйрәмдә булганнан соң, үз авылымда да балалар арасында әбиләргә багышланган бәйге оештырып, әбиләрне бергә җыю теләге туды», – дип фикерләре белән бүлеште Гөлфинә ханым. Самат әнисенә багышлап язган шигерен укыды.

Казанның 10 нчы гимназиясендә белем алучы Булат Мәгыйзов – бәйгенең өченче җиңүчесе. Аның әбисе Флюра Фәйзуллина оныкларын татар мәкальләренә нигезләнеп тәрбияли икән. «Һәр киңәше минем күңелемнең түрендә саклана. Мине иркәләп йокыдан уятканы, сабыр гына хезмәткә өйрәткәне, туган илебезгә һәм татар әдәбиятына мәхәббәт уятканы, һәркемне хөрмәт итәргә өйрәткәне өчен, мин аңа бик рәхмәтлемен», – ди Булат.

Видео номинациясендә дә өч җиңүче билгеләнде. Балтач районы Субаш мәктәбеннән Сылу Гатиатуллина,  Биектау районы Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәбеннән Ясминә Исмәгыйлева, Арча районы Яңа Иябаш авылыннан Данияр Әхмәтгалиев һәм барлык җиңүчеләр дә партнерларыбыздан  истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломнары алды. Җиңүчеләргә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына билетлар бирелде.  Чараны оештыруда ярдәм иткән партнерларыбыз – «Сабыйлар» үзәге җитәкчесе Галәвиева Ләйсән Рәис кызына,  «Halal market» оештыручысы Габдрәфыйкова Гүзәл Илфат кызына, «Эксперт» ҖЧҖ директоры Садыйкова Алинә Ренат кызына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җиңү яулаган балаларның иншалары «Сабантуй» журналының алдагы саннарында дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев