Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүләк Шәлегә барып җитте!

“Минем мәктәп” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче – Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исемендәге Шәле урта гомүми белем бирү мәктәбенең 4 "Б" сыйныфы укучысы Аяз Газимов.

“Минем мәктәп” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче – Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исемендәге Шәле урта гомүми белем бирү мәктәбенең 4 "Б" сыйныфы укучысы Аяз Газимов.

“Минем мәктәп” бәйгесе 2021 елның ахырында башланып китеп, 2022 ел дәвамында уздырылды. Бәйгенең шартлары буенча, мәктәп укучылары үзләренең белем йортлары белән таныштырып инша язарга һәм видео төшерергә тиеш иделәр. Бу бәйгедә мәктәп-гимназияләр активлык күрсәтте. Шәһәр мәктәпләре белән беррәттән, авылдагы кечкенә мәктәпләр эшчәнлеге белән дә танышу мөмкин булды. Бәйгедә катнашкан һәр укучыга һәм укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.

Җиңүчебез Аяз Газимов үз авылындагы мәктәп белән таныштырып хәтта ике тапкыр видео төшереп җибәрде. Үз мәктәбендә белем алуы белән горурлануы аның иншасыннан да сизелә иде.

Җиңүчегә бүләкне үзебез мәктәпкә килеп тапшырабыз дип вәгъдә биргән идек. Сүзебездә тордык –Шәледә булып кайттык. Уку йорты директоры Минзифа Хәсәнова безне мәктәп музее белән таныштырды, мәктәп эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Бүген әлеге белем йортында 200 дән артык бала укый, 20 дән артык мөгаллим белем бирә. Бик бердәм, тырыш коллективның укучылары да һәрьяктан сәләтле. Без кунакка килгәндә, укучылар һәм укытучылар мәдәният йортында булачак концерт-чарага  әзерләнеп йөриләр иде. Линейкага җыелып, Аязны чын күңелдән котладык, җиңүче дипломы һәм өстәл уены бүләк иттек. Укучыларга журналдагы кызыклы проектлар турында да сөйләдек, редакциядә нәшер ителгән китаплар белән таныштырдык.

Укучыларыбыз тәкъдиме белән, “Минем мәктәп” бәйгесе 2023 елда да дәвам итә. Димәк, укучыларыбыздан үз мәктәпләре турында кызыклы язмалар һәм видеолар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев