Букчаны да үлчисе

1,5 килограмм. Беренче-икенче сыйныф укучылары йөртә торган букчаның авырлыгы шуннан артмаска тиеш. Роспотребнадзор шулай дип кисәтә. Белгечләр әйтүенчә, соңгы вакытта әллә никадәр укыту программалары барлыкка килде һәм алар буенча китап-дәфтәрләр, андагы битләр саны да арта тора. Димәк, укучы мәктәпкә йөртә торган букча да авырая.

Букчаның авырлыгы укучының яшенә карап үзгәрергә тиеш. Әйтик, өченче-дүртенче сыйныф укучылары өчен бу күрсәткеч – 2 килограмм. Бишенче-алтынчы сыйныф укучылары – 2,5, ә җиденче-сигезенче сыйныфлар 3,5 килограмм авырлыктагы букча күтәреп йөри ала. Тугызынчы-унберенче сыйныф укучылары букчасының авырлыгы 4 килограммга җитәргә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    422
    0
    1