Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаллыда кунакта

Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.

Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты. Мартның язгы бер көнендә юлга кузгалдык. Кардан ачылып килүче табигатьне күзәтеп, ике сәгатьлек юл сизелмәде дә. Казанда безне яңгыр озатып калса, Чаллы язгы март кояшы белән каршы алды.

Гимназиягә килеп керү белән, елмаеп, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова каршы алды. Бу гимназиягә әле беренче килүебез. Шуңа да һәрнәрсәне күзәтәбез.  Гимназиядә тәртип, чисталык әллә каян күренеп тора. Ашыкмый гына белем йортының мәҗлесләр залына үтәбез. Ә монда безне шау-гөр килеп укучылар каршы алды. Дәррәү безнең белән исәнләшеп, без җыенган арада яныбызга килеп сораулар да яудыра башладылар. Очрашу җылы аралашу форматында барды. «Сабантуй» журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова һәм «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева балалар өчен чыгып килүче басмалар турында тәфсилләп сөйләде, журналларның тарихына, сәхифәләренә аерым тукталып, бәйгеләр белән дә таныштырдылар. Викторина сорауларына җавап бирүчеләр редакция бүләкләренә ия булдылар. Укучылар үзләре дә журналист булып, килгән кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, бүләккә журнал оттылар.

Гимназия укучылары очрашуга ныклап әзерләнгәннәр. Үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, сәхнәдә йолдыз булып балкыдылар. Гимназиядә эшләп килүче «Тылсым» театр студиясендә шөгыльләнүче Наилә Вәлеева белән Инзилә Абдуллина К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәреннән өзек күрсәтеп, безне үзләренең осталыклары белән шаккатырдылар. Нәзилә Әхмәтҗанова башкаруындагы шаян җыр, Ясминә Нуруллина белән Сәид Гыйльмановның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре чарага ямь өстәде. Очрашу Кәрим Насифуллин башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Җырны гимназия укучылары һәм укытучылары белән барыбыз бергә аягүрә басып җырладык. 

Гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова:  «Казаннан килгән кунакларыбызга зур рәхмәт. Укучылар! Республикабызда сезнең өчен нинди матур, зәвыклы, бай эчтәлекле журналлар нәшер ителә. Без ана телебездә укыйбыз, тәрбия алабыз. Мондый басмалар  безнең өчен бик кирәк. Алар безгә укуда да, вакытны файдалы үткәрергә дә ярдәм итә. Журналларга актив язылыйк, алар белән дус булыйк!» – дип укучыларга мөрәҗәгать итте.

Без дә, үз чиратыбызда, гимназия укучылары белән танышып кына калмыйча, алга таба дуслашырга һәрвакыт әзер. Чыннан да, гимназия тулы көч белән эшли, монда нинди генә чаралар үтми,  берсеннән-берсе сәләтле укучылар укый, аларны югары дәрәҗәдә белемле мөгалимнәр укыта. Гимназиядәге яңалыклар, балалар иҗатын журналларыбызда чыгарып, башкаларга да үрнәк итеп күрсәтү кирәкле эш дип саныйбыз.

Әлеге истәлекле чараны оештыруда ярдәм иткән М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры Лиза Нәбиуллинага, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламовага һәм мәктәп укытучыларына рәхмәтебезне җиткерәбез! Мондый очрашулар дәвамлы булсын!

 

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев