Чыршы бәйрәменә Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән килде /фотолар/

Бүген “Татнефть-Арена” боз сараенда Республикабыздагы иң матур чыршы бәйрәме узды. Чараны талантлы, уку алдынгылары булган, төрле олимпиадалара катнашып җиңү яулаган 7 меңгә якын бала карады, сәхнәдә барлыгы меңнән артык артист катнашты. Кыш бабай ролендә – Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша иде. Әлеге яңа ел бәйрәме 90 еллардан башлап үткәрелә.

Быелгы чараның тигез күләмдә – рус һәм татар телләрендә әзерләнүе һәм алып барылуы сөендерә. Кайсы телдә сөйләнде, шул телнең тәрҗемәсе экранда субтитр буларак тәкъдим ителде. Хәтта җыр сүзләренә кадәр тәрҗемә ясалган иде. Бәйрәмнең беренче сәгате җыр-бию белән үрелгән әкият күренешләреннән гыйбарәт булса, икенче өлешендә Россия артисты, танылган җырчы Алексей Воробьев үзенең җырлары белән балаларның күңелен күрде. Кемгәдер аның микрофонына кушылып җырлау, икенчеләренә аның кулын тотып карау бәхете дә татыды.
Республика чыршысына улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Үзенә сүз бирелгәч, бәйрәм чыгарылышыннан бик канәгать калуын әйтеп узды. Катнашучыларга, бәйрәмне әзерләүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Чыршы бәйрәме һәрбер баланың хәтерендә матур, истәлекле мизгелләр калдырып, күңелләренә бәйрәм алды рухы өстәде.
Моннан кала, 106 бала Мәскәүгә Кремль чыршысына да барачак (балалар йортында, приютларда тәрбияләнүчеләр, төрле олимпиада, спорт ярышларында зур урыннар яулаучылар, хезмәт вакытында яра алган эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары).

Бәйрәм мизгелләрен инстаграмда #елкататарстан2017 хештегы аша карарга мөмкин.
Бу кызык! Бәйрәмгә узган елдагыча 20 миллион тирәсе акча тотылган.
Нәзилә ҖӘЛӘЛИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!