Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чишмәгә юл өзелми

Әби-бабайларым Яшел Үзән районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Күгәй авылыннан. Аларны халык яратып кизләү дип тә атый: Алан башы, Бүре базы, Гайшә кизләүләре.

Авылдан бер чакрым ераклыкта урнашкан Изгеләр яки Касыйм бабай чишмәсе аеруча данлыклы. Аның янында гына Изгеләр зираты бар. Карашәм авылы кешесе Касыйм бабай  тирә-якта дан казанган укымышлы һәм галим кеше булган. Башларына кайгы-хәсрәт төшкән кешеләргә кулыннан килгәнчә ярдәм иткән. Шуңа күрәдер инде бабай озын гомер кичергән. Ләкин беркем дә мәңгелек түгел. Көннәрдән бер көнне бабай үлеп китә. Авыл халкы зурлап бабайны күмәргә әзерләнгән. Шулвакыт гаҗәеп хәл килеп чыккан: Касыйм бабайның гәүдәсе күтәрелеп очып киткән һәм изгеләр зиратына төшкән. Авыл халкы ни уйларга да белми аптырап калган. Аллаһының рәхмәте шулдыр, дип бабайны шунда җирләгәннәр.

Касыйм бабай чишмәсенең суы искиткеч тәмле, шифалы. Ул никадәр суык булмасын – чирләтми, ә киресенчә дәвалый гына. Савытка салынган су бик озак торса да, тәмен дә, төсен дә үзгәртми.

Гаиләбез белән елына берничә тапкыр Касыйм бабай чишмәсенә барабыз. Чишмәдән алып су эчәбез, теләкләр телибез. Аннары өйгә алып кайтырга дип, савытларга су тутырабыз. Кайткач, ул су белән туганнарыбызны да сыйлыйбыз!

 

Зәринә Садыйкова, Казан шәһәре 146 нчы «Ресурс» лицее укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев