Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Драматург Илгиз Зәйнинең кызы кем исемен йөртә?

- Илгиз, Резидә, кызыгыз данлыклы актриса исемен йөртә, исемне кем тапты?Илгиз: Мин таптым. Гәүһәр Камалова искә төште, нишләптер, шуннан, кара, бигрәк матур исем икән дип уйлап куйдым.Резидә: Мин баш...

- Илгиз, Резидә, кызыгыз данлыклы актриса исемен йөртә, исемне кем тапты?
Илгиз: Мин таптым. Гәүһәр Камалова искә төште, нишләптер, шуннан, кара, бигрәк матур исем икән дип уйлап куйдым.
Резидә: Мин башта бу исемне бик үк кабул итеп бетерә алмадым. Аннары, әтисе әйткәнгә генә ризалашкан идем, хәзер ничектер ошый, аның үзенә ул исем бик килешә.
- Гәүһәр балалар бакчасына йөри башлаган. Сезне нинди һөнәрләре белән сөендерә?
Резидә: Ул бакчага йөри башлагач бигрәк тә минем һөнәрләрем артты. Иреккә чыктым тәмам, көнне үзеңчә үткәрүнең ничек булганын мин инде онытып та бетергәнмен икән. Бу ике ел ярым вакыт эчендә аның миннән башка бер генә көн дә, бер генә төн дә торганы юк, күп дигәндә ике-өч сәгатькә апаларда калдыргалый идем. Шуңадырмы, бакчага авырданрак ияләнә, иртән торуга “аппарама!” – дип ялына башлый. Ә гомумән алганда, үсеп, җитдиләнеп китте, ни дисәң дә, кеше арасына керде бит.
- Гадәттә, балалар бакчасына йөри башлагач, балага рус сүзләре ияреп кайта башлый. Тел мәсьәләсе сездә ничек куелган?
Илгиз: Кызганыч, андый күренеш бар. Әле сөйләшә белмәсә дә, русча “нет” диештергәли. Әле кечкенә бит ул, телләр төрле булганын аңламый, ләкин киләчәктә моны аңлата алырбыз дип өметләнәм. Өйдә татарча гына сөйләшәбез.
- Ә сез балагыз белән нинди уеннар уйныйсыз?
Илгиз: Мин “куышлы” уйныйм, ул “әти өстендә сикерү”не бик ярата, аннары икәү атынчык кәнәфидә дөньякүләм танылган рәссамнарның картиналарын карарга яратабыз. Драматург буларак, балалар аудиториясе өчен язган әсәрләрем бар. Моннан соң да бу теманы читләтеп үтмәм дип уйлыйм.
Резидә: Рәсем китаплары буярга ярата ул, иртән уянуга качышлы уйныйк дип йөдәтә, “Әни, кач, кач” – дип артымнан йөри.
%d0%b3%d0%b0%d1%83%d1%85%d0%b0%d1%80
- Гәүһәрне нинди мәктәптә укытыр идегез? Гомумән бүгенге заман мәктәпләргә ышанычыгыз бармы?
Илгиз: Бүгенге көндә үз-үземә дә ышанычым юк хәтта, башкасын әйтәсе дә юк. Казанда нинди мәктәпләр барлыгын әлегә белеп бетермим. Ләкин яһүдләр мәктәбендә укытырга кирәк дигән фикердә торам бүгенгә. Чөнки кешене фикерләргә өйрәтергә кирәк, ә соңыннан үзенә нинди белем кирәген ул үзе дә аңлый, өйрәнә ала.
Резидә: Ә мин бүгенге заман балаларын бик кызганам. Яңа белем системасы белән аларның бөтен балачакларын урладылар кебек. Көне-төне китап-дәфтәрдән аерыла алмыйлар, өстәвенә репетиторлар ялларга, өстәмә укытырга кирәк. Ни дисәң дә, безнең балачак рәхәт иде, хәзер баланың уенга вакыты калмый.
- Гадәттә, беренче бала әти-әни артыннан китүчән була. Сабый чактан ук киләчәген чамаларга мөмкин...
Илгиз: Сау-сәламәт булсын, акыллы, тәүфикълы булсын – кем булуы мөһим түгел.
Резидә: Әтисенә кушылып җырларга бик ярата ул. Аннары җырлап туйгач, әтисе җырлаганга биергә тотына. Ә мин көне буе концерт карыйм.
Мөршидә КЫЯМОВА
Чыганак:  "Интертат" сайтыннан
 
nua4p5bxshk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев