Дәрәҗәләре арткан

Татарстанның ике спорт мәктәбенә Олимпия резервендагы мәктәп статусы бирелгән. Болар – Яшел Үзәннең 1нче спорт мәктәбе һәм “Барс” кышкы спорт төрләре буенча республика спорт мәктәбе. Әлеге уку йортларында тәрбияләнүчеләрнең уңышларын Россия Спорт министрлыгы югары бәяләгән һәм мәктәпләргә дәрәҗәле исем бирергә булган. Олимпия резервындагы мәктәп булу уку йортларына өстәмә спорт җиһазлары сатып алырга мөмкинлек бирәчәк, ә анда эшләүче остазларның хезмәт хакы артачак, диләр республиканың Спорт министрлыгында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: