Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дуслар җыелган җирдә

Сабантуй» журналы Zoom платформасы аша онлайн очрашулар циклын быел да дәвам итә.

«Сабантуй» журналы Zoom платформасы аша онлайн очрашулар циклын быел да дәвам итә. Бүген мондый очрашуда Яшел Үзән районындагы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 4 А сыйныфы укучылары катнашты.

Яңа елдан “Сабантуй” да яңарды, кызыклы һәм файдалы сәхифәләр артты, яңа бәйгеләр игълан ителде. Укучыларыбыз яратып өлгергән сәхифәләргә исә яңа сулыш өрелде. Укучыларыбыз бу яңалыкларны ничек кабул итте икән? Редакция хезмәткәрләрен нәкъ менә шул сорау кызыксындыра.

Әле яңа гына табадан төшкән “Сабантуй” журналын Осиново укучылары түземсезлек белән көтеп алганнар. Монда безнең тугры укучыларыбыз шактый. Үзләренең яраткан сәхифәләре дә бар икән. Укытучылар исә татар басмасын белем бирү программасы кысаларында куллануларын җиткерде. Укучылар журналның тарихы, аны ничек чыгару белән бәйле сорауларын бирделәр.

4А сыйныфы җитәкчесе Гөлгенә Равил кызы Гатауллина – “Сабантуй” журналы белән тыгыз элемтәдә булып, укучыларны бәйгеләргә җәлеп итеп, татар матбугатына мәхәббәт тәрбияләүче мөгаллим. Осино гимназиясендә “Сабантуй” укучылары елдан-ел артуы, мөгаен, укытучыларның, гимназия җитәкчелегенең балалар һәм ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булып, хезмәттәшлек итүе нәтиҗәседер. Киләчәктә дә гимназия укучылары безнең тугры, ышанычлы дусларыбыз булып калсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев