Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ФЛЕШМОБКА КУШЫЛАБЫЗ!

ФЛЕШМОБКА КУШЫЛАБЫЗ!

1 август танылган татар шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел була. Роберт абый элеккеге «Яшь ленинчы» һәм «Сабантуй» газетасында мөһим урынны алып торучы шәхес. 1986 елда «Яшь ленинчы» газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнә. Ә 1991 елда газета «Сабантуй» исеме белән чыга башлый. Ничәмә буын балалар аның шигырьләрендә тәрбияләнгән, аңа ошарга тырышып каләм чарлаган, иҗат иткән. Бүгенге көндә дә үсеп килүче буын аның мирасын – шигырьләрен яратып укый.
Дуслар, Роберт Миңнуллин туган көне уңаеннан 2023 елның 10 июленнән  #миннулинукыйм дип исемләнгән флешмоб башлап җибәрдек. Безнең Вконтакте төркеменә  https://m.vk.com/wall-33407343_29639  кереп, сезне дә катнашырга чакырабыз. 

 

Һәр катнашучыга дипломнар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев