ЯҢАЛЫКЛАР
Гөлназ Сәфәрова карда диңгездәге кебек "йөзәргә" яраткан
Гөлназ Сәфәрова ( "Татар радиосы" алып баручысы): "Кыш бабайга ышанмый башлагач та, әниләр үзем теләгән әйберне алып бирсен өчен, ышанган кыяфәт ясый идем әле мин. 3 нче сыйныфта укыганда шкаф актарга...
Гөлназ Сәфәрова ( "Татар радиосы" алып баручысы): "Кыш бабайга ышанмый башлагач та, әниләр үзем теләгән әйберне алып бирсен өчен, ышанган кыяфәт ясый идем әле мин. 3 нче сыйныфта укыганда шкаф актарганда ялгыш кына Кыш бабайга заказ биргән бүләгем килеп чыкты. Һәм шулай итеп бөтен дөреслек ачылды. Баксаң, ул бүләкләрне миңа әти-әнием ала торган булган икән бит. Яңа ел бәйрәмендә һәрвакыт Кар кызы булып киендем. Күлмәген әни, заказ биреп, махсус тектерә, тимерчыбыкка мишуралар чорный-чорный, үзе матур итеп таҗ да ясап бирә иде. Ә кышкы каникулда исә гел авылга - әбиләргә кайта идем. Түбәгә менеп, кар көртенә сикерергә ярата идем. Өстемне себерке белән кагып кына кертәләр. "Ничек бу башлыкларыңа кадәр кереп бетә соң ул кар?" - дип аптырыйлар иде инде. Диңгездә коенган кебек, карга чумарга ярата идем. Ул вакытта ничектер кары да күбрәк була иде кебек.
.jpg)
.jpg)
Нәзилә ХУҖИНА
.jpg)
.jpg)
Нәзилә ХУҖИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев