Җиңү парадын телевизордан гына карыйбыз

Быел бәйрәм парады тамашачыларсыз гына узачак. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Җиңү парадын 24 июньдә сәгать 10.00 “Татарстан – яңа гасыр” телеканалында турыдан-туры эфирда карый алачакбыз. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән Казан шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов  хәбәр итте.  Бәйрәм чарасы Ирек мәйданында видеоэкранда Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы парад һәм РФ Президенты Владимир Путин чыгышы белән башланып китәчәк. Шулай ук Татарстан Президенты котлавы да көтелә. Парадта Казан гарнизоны хәрбиләре, полиция, МЧС хезмәткәрләре, шулай ук хәрби техника һәм ретро-автомобильләр узачак. Легендар Т-34 танкы белән берлектә, тагын 40лап техника булачак дип белдерә оештыручылар. Бәйрәм тамашасы концерт белән дәвам итәчәк.

24 июнь көнне Ирек мәйданында транспорт хәрәкәте иртәнге сәгать 5тән туктатыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    55
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    319
    0
    1