Иң яхшы 100 мәктәп

RAEX агентлыгы ел саен иң яхшы мәктәпләрне барлый. Быел да Россиянең 100 мәктәбеннән торган шундый исемлек булдырылган. Анда Татарстанның биш уку йорты кергән.
Безнекеләр арасында иң яхшысы – Казанның 131 нче лицее. Гомуми исемлектә ул 36 нчы урында. Казан мәктәпләре арасында КФУның IT лицее, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее, 2нче санлы лицей-интернат та яхшылар рәтендә. Агентлык исемлегендә Татарстанның тагын бер мәктәбе – Әлмәтнең 2нче лицее да бар. Бу уку йортларын тәмамлаган балалар укуларын илнең иң дәрәҗәле вузларында дәвам итә.
Шунысы кызык: исемлектә 100 мәктәп булса да, аларның яртысы Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән. Икенче урында – Санкт-Петербург (9 мәктәп), өченче урында – Татарстан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.