ЯҢАЛЫКЛАР
Яраткан китапханәчем
Гайсә Закиров, Кукмара районы К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе укучысы.
Әниемнең эшендә
Әнием – китапханәче,
Гел укырга өндәүче,
Китаплар сайлаганда
Безнең якын киңәшче.
Китапханә дәресләрен
Барыбыз да ошата.
Укучылар китапларны
Укырга бик ярата.
«Китап – белем чишмәсе», – дип
Әйтә әни һәркемгә.
Эшендә уңышлар телим
Кадерле әниемә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев