«Яраткан китапханәчем» бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!
Дуслар! Ел башында игълан иткән «Яраткан китапханәчем» бәйгесенә 30 лап эш кабул иттек. Аларның һәрберсеннән китапханәчеләребезгә карата рәхмәт сүзләре, соклану хисләре салынган. Афәрин, укучыларыбыз!
Алар арасында иң-иңнәре “Сабантуй” журналы битләрендә урын алды. Һәм әлеге укучыларыбызны җиңүче дип игълан итәбез! Менә алар:
- Зәлия Сәфиуллина
Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 гимназиясе укучысы
- Илгина Вафина
Казанның Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучысы
- Регина Зиннурова
Казан шәһәренең «Галәм» 18 нче татар гимназиясе укучысы
- Гыймранова Ясминә
Казан шәһәре 175 нче гимназия укучысы
- Азизә Айнетдинова
Минзәлә шәһәре гимназиясе укучысы
- Азалия Әхмәтвәлиева
Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы
- Мәликә Исламова
Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы
- Назгөл Шәнгәрәева
Мөслим районы Татар Бүләре урта мәктәбе укучысы
- Аяз Газимов,
Питрәч районы Ф.Ә. Сафин исемендәге Шәле мәктәбе укучысы
- Марат Сабанин,
Яшел Үзән шәһәренең 5 нче татар гимназиясе укучысы
- Самат, Сәйдә, Данияр Галимҗановлар
Кукмара районы Чишмәбаш авылы
- Гайсә Закиров,
Кукмара районы К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе укучысы
- Зәмирә Йосыфова
Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Тиздән сезнең белән элемтәгә чыгарбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев