Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Язгы авитаминоз

Сизәсезме кояшның язча караганын? Кыш ахырына якынлаша. Тиздән яз. Ә яз – организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

​​​​​Бу чорда өстәлдә нинди витаминнар һәм ризыклар булырга тиеш соң?

☀︎︎Кальций сөт продуктларында, инҗирдә һәм башка киптерелгән җиләк-җимешләрдә бар. Сөт ризыкларыннан булган кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметә, көч өсти. Эремчек тырнакларны ныгыта, чәчләрне, бит тиресен матурлый.
☀︎︎Тимер ит, фасоль, карабодай, бавыр, йомырка сарысы, киптерелгән җиләк-җимеш һәм шоколадта бар. 
☀︎︎Магнийга банан, какао һәм кош ите бай. Төрле чикләвекләрне көн саен әз-әзләп ашарга тырышыгыз. 
☀︎︎Цинк балык, хөрмә, сыр, сыер итендә бар. Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була. 

Рационыгызны микро һәм макроэлементлар белән тулыландыру өчен, яшелчәләргә өстенлек бирегез! Яз көне витаминнар аеруча күп таләп ителә. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

Тулырак: https://sabantuyjournal.ru/news/ber-fiker/iazgy-avitaminoz-nicek-dores-tuklanyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев