Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Язучылар белән очрашу

21 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәҗлесләр залында «Язучылар белән очрашу» кичәсе булып узды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Сафин Факил Миннемөхәммәт улы тарафыннан оештырылган «Әдәбият көне» уңаеннан очрашуга Имамов Вахит Шәех улы – Татарстан Республикасының халык язучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы-прозаик килде.

Чарага мәктәп укытучылары, китапханәче һәм укучылар да керде. Кичәне педагог- оештыручы, “Берләшик” театр түгәре җитәкчесе Анисимова Альбина Ленар кызы алып барды.  Лиана Илназ кызы җитәкчелегендәге  «Мизгел» бию ансамбленың «Чаллым минем», «Туган тел» биюләре башкарылды.  Сүз Вахит абыйның үзенә бирелде. Мәктәп укучылары Вахит абыйларына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирде. Вахит абый мәктәп китапханәсенә дә керде. Китапханәче Хәсәншина Илнура Миннегаян кызы «Яшь талантлар» түгәрәге эшчәнлеге турында сөйләп узды. Китапханәдә дә ул балаларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде, сөйләде, алар белән фикер алышты.        

Шиһапова Азалия Рәсим кызы җитәкчелегендәге «Авыл өе» музеенда да кунакта булды. Вахит абый авылын, бала- чагын исенә тошереп сөйләп алды, фикерләрен, киңәшләрен язып калдырды. Кичә җылы һәм рәхәт дулкында үтте.

Алда да язучы- шагыйрьләр белән очрашулар булып торсын. Киләчәктә дә зур өметләр белән көтеп калабыз. Бу очрашу безнең күңелләребезгә зур тәэсир калдырды.

Вилданова Альбина, 9в сыйныф укучысы, 4 нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев