Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңүчеләрне котладык

“Сабантуй” балалар журналы, “Казан шәһәре музей комплексы” белән  берлектә, “Урманче белән рәсем ясыйбыз” дип исемләнгән рәсем бәйгесе игълан иткән иде. 24 февраль көнне Казандагы Бакый Урманче музеенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

 

Быел РСФСРның халык рәссамы, сынчы Бакый Урманченың тууына 125 ел. Шул уңайдан “Сабантуй” балалар журналы, “Казан шәһәре музей комплексы” белән  берлектә, “Урманче белән рәсем ясыйбыз” дип исемләнгән рәсем бәйгесе игълан иткән иде. 24 февраль көнне Казандагы Бакый Урманче музеенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

“Бәйгегә 96 эш килде. Эшләрне онлайн форматта карап, сайлап алдык. Талантлы балалар булуына  шатланабыз. Мондый бәйгеләрне ешрак үткәрергә кирәк”, –  диде Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев.

“Бәйге барышында катнашучы балалар танылган рәссам Бакый Урманченың иҗаты, аның тормыш юлы белән кызыксынып, аның эшләре белән танышып илһамланганнардыр дип ышанабыз. Җиңүче кызларыбызның рәсемнәре исә “Сабантуй” журналының апрель санында басылачак», – диде “Сабантуй” журналы  баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Ә җиңүчеләр өчәү - Мелиса Демирджан, София Човдхури һәм Азалия Тагаевага рәсем ясау җайланмалары, дипломнар һәм, әлбәттә, журналлар тапшырылды.

Фотолар “Татар-информ” сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев