Икенчеләр беренче

Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия укучылары “Сабантуй” журналының октябрь саны белән беренчеләрдән булып таныштылар. Яңа сан әле табадан гына төшкән, ә гимназиянең 2 сыйныф укучылары инде журналның биремнәрен үтәп, уенннарын уйнап, комиксын укып, видеоларны карап та өлгерде. Чөнки бүген “Сабантуй” Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиядә кунакта булды.
Очрашу гимназиянең музеенда үткәрелде. Монда “Алиш варислары” дигән бик тә үзенчәлекле музей эшләп килә икән. Балалар дәресләрдән тыш музейда еш кына экскурсияләр уздыралар, төрле очрашу-кичәләр үткәрәләр. Монда танылган татар әдипләренең китаплары, кулъязмаларыннан тыш, язучыларның шәхси әйберләрен дә очратырга була. Бигрәк тә Абдулла Алишның шәхси әйберләре күз карасыдай саклана.
Музей белән “Сабантуй” журналы редакциясе хезмәткәрләрен гимназия директоры Рәхимә Арсланова таныштырды. “Сабантуй” укучылары әлеге гимназиядә дә шактый. Аларга бигрәк тә әкиятләр, бәйгеләр ошый икән. Үзләре дә бәйгеләрдә еш катнашалар. Журналдагы үзгәрешләрне дә шундук тойды укучылар. “Һөнәр сайлыйм”, “Ярыш мәйданы”, “Zooдөнья” сәхифәләре буенча видеолар карап, сорау-җавап уенында актив катнаштылар. “Сәйдәш остаханәсе” сәхифәсе белән танышып, балалар үзләре дә мастер-класста катнаштылар. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Укучылар белән мондый очрашудан соң А.Алиш исемендәге гимназиядә “Сабантуй” журналына һәм татар матбугатына язылучылар саны артыр. Искиткеч мөгаллим Рәхимә Арсланова җитәкләгән гимназиягә уңышлар телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.