«Йөрәкле әти»
Ватанны саклаучылар көненә нинди генә бүләк әзерләсәк тә, янәшәсенә үз кулларыбыз белән ясаган котлау открыткасы куйсак, бүләкнең кадере бермә-бер артачагын син бездән дә яхшырак беләсең, шулай бит? Әйтик, менә мондый открытка ясарга мөмкин.
Кирәк була:
Төсле һәм ак кәгазь, кайчы, буяулар, су, пумала, җилем, фломастер.
Эш тәртибе:
Үзеңә ошаган төстәге A4 форматындагы төсле кәгазьне башта – урталай, аннан соң ян-якларын видеода күрсәтелгәнчә бөклә.
Кулыңның уч төпләрен кызыл буяу белән буяп, ак кәгазьгә төшер. Кипкәч, аларны кисеп ал.
Ак кәгазьгә фломастер ярдәмендә әтиеңнең рәсемен яса. Гәүдә өлешен йөрәк рәвешендә ясасаң, кызыклырак булыр. Рәсемне кисеп ал.
Уч төпләрен – алда әзерләгән открытканың ике ягына, ә «йөрәкле әтине» эчке өлешкә ябыштыр. Фломастер ярдәмендә йөрәк белән кулларны тоташтыр.
Открыткага җылы сүзләреңне дә өстә. Кадерле кешеңнең күңелен җылытсын!
Видеоны кара: https://rutube.ru/shorts/aa03f54825b2af4d55cac20cca761555/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев