Иске Кулатка җирлегендә Нәниләр Сабантуе гөрли!

Әле Татарстанда Сабантуйларны бәйрәм итәргә тагын атна-ун көн вакыт бар. Ә Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка авылында бүген балалар Сабантуе уза.
"Гөлчәчәк" балалар бакчасында мондый бәйрәм бишенче тапкыр оештырыла икән. Милли киемнәр кигән сабыйлар рәхәтләнеп күңел ача, халык уеннарында катнаша. Кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, шигырь-җырлар башкару һәм әлбәттә - көрәш! Милли уеннарның барысы да бар. Нәниләр өчен әти-әниләр җан атып утыра:
- Булат, тизрәк!
- Илнар, Илнар, улым, йөгер!
Уеннарда катнашкан һәр бала бүләккә ия, аларның йөзләре шатлыктан балкый. Бүләккә таратылган "Сабантуй" журналын сабыйлар бик ошатты.





Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    143
    0
    1