Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

IV Районара Бәширов укулары

Бүген Арчаның 7 нче номерлы урта мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировка багышланган “Туган ягым – яшел бишек” IV Районара Бәширов укулары үтте.

Чараның төп максаты Гомәр Бәширов иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү. Әлеге укуларда Арча районы Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Гыйбадуллина И.Г, Хәйретдинова В.Р. , Юсупова Р.К. уңышлы чыгыш ясадылар. 5 нче сыйныф укучысы Саттарова Илүзә, 6 нчы сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Нурзилә төрле номинацияләрдә катнашып 3 нче урыннар алдылар. Мондый фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау укучыларда максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев