Каникулны ничек үткәрергә?
Ура! Ниһаять көтеп алган язгы каникуллар җитте! Файдалы да, күңелле дә узсын өчен сезгә берничә киңәш калдырырга булдык.
Каникулның беренче көннәрендә организмга ял, туйганчы йокларга ирек бирергә кирәк.
Каникул вакытында кызыклы чаралар бигрәк тә күп була. Әлеге чараларны барлап, шуларга йөрегез.
Әби-бабай, якыннарыгызның хәлләрен белеп кайтыгыз. Рамазан аенда бу гамәл аеруча саваплы.
Эштән арып кайткан әти-әниеңне тәмле әйбер пешереп көтү өчен менә дигән вакыт.
Театрга, музейга, кинога барырга була. Өйдә генә берәр яхшы, моңа кадәр карарга вакыт җитмәгән фильм карарга мөмкин.
Уку турында да онытып бетермәскә кирәк. Китап – белем чишмәсе. Шулай бит?
Телефон карау, компьютерда утыру күләмен дә чикләргә кирәк. Хәзер урамда җылы, вакытны саф һавада үткәрергә тырышырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев