ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда 2026 елгы «Татар кызчыгы», «Татар малае» билгеле булды.
Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә «Татар малае. Татар кызчыгы» бәйгесенең финалы узды.
Бәйгегә 200 дән артык гариза килгән. Араларыннан 8 малай һәм 8 кызны финалга сайлап алганнар. Финалда катнашучы үзе белән таныштырырга, иҗади номер күрсәтергә, төрле сынаулар үтәргә тиеш иде.
Гран-при ияләре дип 2 нче гимназия каршындагы балалар бакчасыннан Әмир Бариев һәм 396 нчы балалар бакчасыннан Зәринә Закирова танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев