Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанның «Рауза» мәчетендә дин сабаклары

Казан шәһәренең Совет районында бер ел элек «Рауза» мәчете үз ишекләрен ачты.

Бу мәчет ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин башлангычы белән төзелде. Әлеге Аллаһ йортының бизәлеше үзебезнең татар стилендә башкарылган. Мәчетнең имамы – хәзрәт Илнур Вәлиуллин, монда кешеләрнең күпләп килүе һәм дингә тартылуы турында әйтте. Без «Сабантуй» журналында чыгып килүче «Җәлил хәзрәт дәресләре» сәхифәсенең алдагыларын нәкъ менә Рауза мәчетендә төшердек. Ял көннәрендә биредә балалар өчен дә дин сабаклары укытыла икән. Матур, якты эшләр үтәлгән, гыйбадәт, намаз укылган иман йортын сез дә барып күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев