Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Көектә – уңыш бәйрәме

Питрәч районы Көек авылындагы 1 нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында узган “Сөмбелә” бәйрәмендә без дә катнаштык.

Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне байлык-муллык фасылы дип йөрткәннәр. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгыдан килә. Питрәч районы Көек авылындагы 1 нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында узган “Сөмбелә” бәйрәмендә без дә катнаштык.

Әле бер ел элек кенә ачылган “Алтын балык” бакчасы үзенең матурлыгы белән генә түгел, ә мөлаем тәрбиячеләре һәм сәләтле сабыйлары белән дә сокландырды. Залакова Рәмилә Хәмзиевна җитәкләгән бу балалар бакчасында 13 төркемдә барлыгы 333 бала тәрбияләнә икән. Алар үзләренең осталыкларын “Сөмбелә” бәйрәмендә  күрсәттеләр. Театральләштерелгән музыкаль тамашада балалар биеделәр дә, җырладылар да, милли уеннар да уйнадылар. Нәниләр гореф-гадәтләрне чагылдыручы чыгышлары белән таң калдырды.  Әкияти персонажларның киемнәре, декорацияләр үзләре генә ни тора!

“Безнең коллективта бик иҗади хезмәткәрләр эшли. Бу киемнәрне үзебез тегәбез. Юк кына әйберләрдән дә матурлык тудыра безнең тәрбиячеләребез”, – ди горурланып бакча мөдире Рәмилә Залакова. Бәйрәм уңаеннан бакча фойесында күргәзмә дә эшләп куйганнар.  Нинди генә әкият геройлары юк анда! Һәрберсе аерым игътибарга лаек.   

“Алтын балык” балалар бакчасы белән танышканда Рәмилә Залакова бакчадагы яңалыкларны да  сөйли: “Бәйгеләрдә катнашырга яратабыз. Балаларны кечкенәдән төрле юнәлештә тәрбиялибез. Быел, мәсәлән, инглиз теле төркеме әзерләдек.  Балалар тупланып беткәч, төркем үз эшен башлап җибәрәчәк. Тагын бер яңалыгыбыз: әти-әниләр өчен консультация үзәге булдырдык. Ата-аналар килеп, психолог, логопед, тәрбиячеләр белән аралашалар, киңәшләшәләр. Шулай ук белгечләребез янына төрле сәбәпләр аркасында балалар бакчасына йөрми торган сабыйларның әти-әниләре дә килә ала”.

Танышуны дәвам итеп, үз чиратыбызда без дә бакчадагы балалар һәм тәрбиячеләргә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары турында сөйләдек. Күчтәнәч итеп алып килгән журналларны нәниләр кулдан-кулга йөртеп укыды, шунда ук кызыклы биремнәрен дә чишә башладылар.  

“Алтын балык” балалар бакчасы – башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек, мактауга лаек бакча. Мондагы һәр хезмәткәрнең үз эшенә карата  җаваплылыгы, балаларга булган мәхәбәтләре сизелеп тора. “Без үзебезнең коллективта “эшче иҗади гаилә” мохите булдырырга тырышабыз. Бер команда булып, бергәләшеп эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе була”, – ди мөдир.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев