Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кешеләргә шатлык бүләк итәсем килә!

Музыка уен кораллары арасында скрипка – иң нәзәкатьлесе һәм затлысы. Аны «Оркестр патшабикәсе» дип тә йөртәләр. Кыллы музыка уен кораллары арасында ул иң матур тавышлы.

 Казан шәһәре М. Мозафаров исемендә 18 нче  музыка мәктәбе укучысы Азалия Җәләлева да аның тавышына гашыйк була. «Музыка мәктәбендә укучы абыема охшарга тырышып, 5 яшемнән мин дә анда укый башладым. Беренче елларда ноталар өйрәндек, төрле музыка уен коралларының көйләрен тыңладык. Скрипкада уйнаган көйләр миңа аеруча ошады», –  ди Азалия.  

Музыка мәктәбендәге төрле түгәрәкләрне дә калдырмый Азалия.  «Бисер» ансамлендә бары тик скрипкада уйнаучылар гына йөри. Без төрле музыкаль әсәрләрне уйнарга өйрәнәбез. Күптән түгел генә «Чулпан» мәдәни үзәгендә чыгыш ясадык. Шулай ук «Сандугач» халык ансамленә дә яратып йөрим. Әлеге ансамбль күптәннән оешкан. Ул вакытта скрипкада, баянда – төрле музыка уен коралларында уйнаучылар шактый күп булган. Төрле музыка уен коралларының бер үк вакытта матур көй уйнаулары – сандугач сайравын хәтерләткән. Шуңа күрә, ансамбльгә «Сандугач» дип исем биргәннәр»,  – дип таныштырды Азалия.

«Скрипка минем эчке хәләтемне ача белүче музыка уен коралы. Аның белән моңсу көйләрне дә, шаркылдап көлгән шикелле күтәренке, шом төшерерлек куркыныч та музыка уйнап була. Укытучым Эльвира Ганиева белән төрле бәйгеләрдә, концертларда һәм фестивальләрдә катнашам. Мин аңа рәхмәтле. Сәхнәләрдә чыгыш ясау миңа ошый, яңа көйләр өйрәнергә этәрә. Киләчәктә дә сәхнәләрдә матур көйләр яңгыратып, кешеләргә шатлык бүләк итәсем килә»,  – ди Азалия. 

 

Руфия Мөхетдинова әзерләде

 

Азалия белән якыннан безнең Ютуб каналда таныша аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев