Харламов – Бүре, Хрусталев – Куян

“Ну, погоди”ның яңа серияләре экраннарга чыгарга әзерләнә. Шушы көннәрдә “Союзмультфильм” журналистларга яңа Куянны күрсәтте. Ул заманча киенгән. Өстендә – зәңгәрсу поло һәм кыскартылган чалбар. Ә менә күзләренең төсе шул ук калган. Яңа Куян “акыллы сәгать” тагып йөриячәк һәм Дмитрий Хрусталев тавышы белән сөйләшәчәк. Бүрене исә Гарик Харламов тавышландырачак. Сериалда яңа персонажлар – Тим исемле борсык, Шу атлы керпе һәм Уля исемле куян барлыкка киләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.