Хәния Фәрхи вафат. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

2017 елның 27 июле күпләрнең хәтерендә калачак. Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, бөтен татарларның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи вафат булган. 30 май көнне 57 яшен бәйрәм иткән Хәния апа якты дөньядан китеп барыр дип кем уйлаган. Ничек кенә авыр булса да, Хәния апаның вафаты турындагы хәбәрне Татар дәүләт филармониясенең директоры К.Нуруллин раслаган.

Хәния Фәрхи бөтен татар дөньясының күңеленә “Әлдермешкә кайтам әле”, “Кышкы чия” җырлары белән кереп калды.
Хәния апаны югалту кайгысын бүген тормыш иптәше Габделхәй, кызлары Алсу һәм Алия, оныклары Әминә, Ясминә һәм Рамазан кичерә.
Безнең редакция дә яраткан җырчыбызның туганнарының, якыннарының, тамашачыларының авыр кайгысын уртаклаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.