“Килдем. Күрдем. Ясадым”

“Татмедиа”ның балалар студиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен беренче тапкыр әнә шулай дип аталучы онлайн мастер-класс үткәрелде. “Сабантуй” журналы дизайнеры Динә Тюрина балаларны төсле кәгазьдән ябалак ясарга өйрәтте.
Zoom платформасында үткәрелә торган бу мастер-класста берьюлы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә укучылар катнаша ала. Беренче дәрескә Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясе, 15 нче татар гимназиясе, Чистай муниципаль районының 2 нче гимназиясе һәм Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Мондый очрашулар атнаның һәр чәршәмбесендә үткәреләчәк. Киләчәктә ул Татарстанның күп кенә мәктәпләрен берләштерер дип өметләнәбез.
Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Венера Хәдиева мастер-классның балаларга бик тә ошаганын җиткерде. “Аның саф татар телендә узуы аеруча ошады. Дәресләрдән соң, озайтылган көн төркемендә балалалрга “Сабантуй” журналы белән мастер-класс була дигәч, укучылар башта аптырап калган иде. Тик онлайн очрашу шулкадәр җанлы килеп чыкты, эшләнмәне җиңел генә башкардылар. Журнал белән дә якыннан таныштык. Киләсе атнада да кызыклы мастер-класс көтеп калабыз”, – дип рәхмәт сүзләрен белдерде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.