Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Китапханәдә җәйге лагерь

Роберт Миңнуллин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Сабантуй» журналының әдәби мөхәррире, балалар язучысы Айсылу Имамиева китапханәнең җәйге лагерына йөрүче балалар белән очрашты.

Очрашуны китапханәнең татар әдәбияты бүлеге җитәкчесе Зилә Зәйдуллина оештырды. Очрашу барышында балалар «Сабантуй» журналының тарихы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Алар җәйге ялларын бик файдалы уздыралар. Китапханәдә көн саен яңа китаплар белән танышалар, авторлар турында күп мәгълүмат та беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев