Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Әкият” курчак театрында - "Йолдыз тапкан кыз"

Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында татарча премьера. Кичә нәни тамашачылар беренче тапкыр Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Йолдыз тапкан кыз” спектаклен күрделәр.Әлеге әкият буенча пьесаны Ркаил...

Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында татарча премьера. Кичә нәни тамашачылар беренче тапкыр Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Йолдыз тапкан кыз” спектаклен күрделәр.

Әлеге әкият буенча пьесаны Ркаил Зәйдулла язган. “Йолдыз тапкан кыз” спектакленең режиссеры Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров. Рәссамы Россиянең “Алтын битлек” театраль премиясе номинанты Татьяна Мельникова (Санкт-Петербург), ә композиторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова. Аранжировканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин әзерли, пластика өстендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова эшли.
Фото: tatar-inform.tatar
“Бу әсәрне без очраклы рәвештә генә сайламадык, – ди спектакльнең режиссеры Илдус Зиннуров. – Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның быел тууына 80 ел, шул  уңайдан бу спектакльне без аның  якты истәлегенә багышлыйбыз. Бу тылсымлы әкият гаделлек, батырлык, тырышлык һәм миһербанлык турында”.
Татар телендә барачак сәхнә әсәрендә курчак театрындагы татар группасының артистлары катнаша: Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның аткзанган артистлары – Гөлнур Габдрахманова, Фәнзилә Сабирова, Юрий Чуктиев, шулай ук театрның артистлары Миләүшә Фәйзрахманова, Марс Гайфуллин, Рузилә Нуриева, Альбина Шагалиева һәм Нияз Садыков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев