Күп балалы гаиләләргә – ташлама

Җәй ахырына кадәр күп балалы гаиләләр поездга билетны 20 процентлы ташлама белән алачак. Моның өчен гаиләдәге иң кечкенә балага 18 яшь тулмаган булуы һәм кассирга кирәкле документларны күрсәтү генә шарт. Алар әллә ни күп түгел: гаилә әгъзаларының шәхесен раслаучы документлар һәм никахны теркәү турында таныклык. Россия Тимер юллары тәкъдим иткән әлеге “Зур гаилә” тарифыннан купе вагоннарына билет алганда файдаланырга мөмкин. Шунысы да мөһим: ташламага ия булу өчен бөтен гаиләнең каядыр җыенуы шарт түгел. Билетны очсызрак бәягә күп балалы гаиләнең бер генә әгъзасы да алырга хокуклы. Бүген Татарстанда андый гаиләләр 39 меңнән артык.
"Россия тимер юллары" оешмасыннан тагын бер шәп яңалык: 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар поездда ел әйләнәсендә 50 процентлы ташлама белән сәяхәт итә алачак!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.