Күренеп торыгыз!

Юлда имин йөрер өчен нишләргә? Бу сорауга җавапны хәрәкәтнең яшь инспекторлары белә. Алар, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, балалар һәм әти-әниләр өчен видеодәресләр әзерли башлады. Беренче дәрес яктылык кайтаргыч элементлар турында иде.
“Караңгы вакытта җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч булса яисә ул кулына фонарь тотса, автомобиль йөртүчеләр мондый кешене ерактан ук күрә ала. Димәк, бу җәяүленең һәлакәткә юлыгу мөмкинлеге дә бермә-бер кими! Мәсәлән, торак пунктларда руль артында утыручы кеше җәяүлене 50 метр чамасы ераклыктан күрә, ә фонарь тотып баручыны 200-350 метр ераклыктан ук абайлап була. Димәк, фонарь яки яктылык кайтаргыч элемент кеше тормышын саклап калырга сәләтле!” – дип аңлата хәрәкәтнең яшь инспекторы Ралинә Хәлимова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.