Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Зур Сәрдек гимназиясе Җиңү көненә әзер!

Укучыларның Бөек Ватан сугышы турыдагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү йөзеннән Яңа Сәрдек башлангыч мәктәбендә төрле чаралар уздырылды: “Хәтер” китабы белән танышу, 1995 елда исән булган авылдагы сугыш ветераннары турында уку һәм аларның туганнарын ачыклау, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч вакыйгаларын өйрәнү һәм аларны хронологик тәртиптә тезү, рәсемнәр һәм аппликацияләр аша сугышка һәм тынычлыкка карата мөнәсәбәтне белдерү, Туган илне яклау һәм саклау турында җырлар өйрәнү.

Шулай ук, укучылар  авылыбызда үткәрелгән "Үлемсез полк" йөрешенә кушылды.Һәр укучы бабайлар рухын саклап, батырлыгына сокланып, бу акциядә актив катнаштылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев