«Кул җылысы»н бүләк итеп!
«Сабантуй» балалар журналы «Балама» остаханәсе белән берлектә «Кул җылысы» дип исемләнгән хәйрия бәйгесе уздырды.
Бәйгегә 45 ләп катнашучы 200 дән артык кул эшләнмәләре тапшырды. Бәйгенең максаты – катнашучыларны кулдан эшләнгән уникаль әйберләр ясауга рухландыру, иҗатның һәм осталыкның мөһимлеген ассызыклау, шулай ук талантлы балаларга ярдәм итү. Без авыр тормыш шартларында калган балалар өчен файдалы һәм күңелне җылыта торган әйберләр булдырып, аларга җылылык һәм кайгырту өләшергә тырышабыз. Бәйгегә катнашучылар кулдан эшләнгән әйберәр тапшырырга тиеш иделәр:йомшак уенчыклар (бәйләнгән, тегелгән), йомшак китап-бизибордлар, балалар өчен келәмнәр, тактиль панельләр, эленеп куела торган мобильләр, агач пазллар, шакмаклар, балалар өчен бәйләнгән яки тегелгән киемнәр һәм аксессуарлар тәкъдим ителде. Килгән эшләр арасында иң күбе – үз куллары белән бәйләнгән йомшак уенчыклар. Бәйгегә мәктәп укучылары гына түгел, әниләр һәм әбиләр дә үз өлешләрен кертте. Катнашучыларның георгафиясе дә киң. Иң күп әйберләрләр Мөслим районыннан килеп иреште. Икенче урынла Казан шәһәре, өченче урында Балтач районы. Шулай ук, эшләр Кама тамагы, Апас, Кукмара, Арча районнарында яшәүчеләрдән дә килде. Бәйгегә килгән эшләрне барлаганда, оештыручылар бер сүздән катнашучыларны барысын да җиңүче итеп билгеләргә кирәклеген әйтте. Һәр эштән күңел җылысы бөркелә. Димәк, җиңелүчеләр юк. Барысы да – Җиңүче. Аларга җиңүче дипломнары тапшырылды. Бәйгегә дип эшләрне туплап, җыеп, редакциягә күпләр алып килгән 4 катнашучыга оештыручылар «Сабантуй» журналына подписка бүләк итәргә карар кылды.
Барлык кул эшләре Казандагы балалар йортларында тәрбияләнүче балаларга бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев