Куян кыйммәт, аю арзанрак

Балалар Чыршы бәйрәменә әзерләнә. Быел куян һәм Кар бабай булып киенергә теләүчеләр аеруча күп икән. Әти-әниләрне бу костюмнарга бәянең шактый артуы да куркытмаган. Балаларын бәйрәмгә шулай киендерергә җыенучылар – иң күбе. Чыршы һәм гном костюмнары популярлыкта бераз калыша. Аю, кар бөртеге, пират булып киенергә теләүчеләр быел кимегән. Аның каравы, балалары бу костюмнарны сайлаган әти-әниләрнең акчалары янга калачак. Аю булып киенү куян костюмын алуга караганда очсызгарак төшәчәк.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    112
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    286
    0
    3