Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыш бабай: “Улларыгызны 20 яшенә җиткәнче иркәләп, “куяным” дип үстермәгез!”

Кичә Казанга Бөек Устюктан Бөтенрәсәй Кыш бабае һәм “НТВ” телеканалыннан аның булышчылары килде. Иртәгә кадәр алар башкалабызда булачак. Яңа ел алдыннан оештырылган әлеге акциянең төп максаты – могҗиз...

Кичә Казанга Бөек Устюктан Бөтенрәсәй Кыш бабае һәм “НТВ” телеканалыннан аның булышчылары килде. Иртәгә кадәр алар башкалабызда булачак. Яңа ел алдыннан оештырылган әлеге акциянең төп максаты – могҗизага ышанучы, сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булган балалар, шулай ук ятимнәр белән очрашып аларны шатландыру! Кыш бабай барлыгы Россиянең 15 шәһәрендә булырга планлаштыра. Ә Казаныбыз әлеге сәяхәтнең нәкъ уртасы булып тора икән.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар Кыш бабай белән очрашты. Шулай ук “НТВ” телекомпаниясенең генераль директоры Алексей Земский, “Квартирный вопрос” тапшыруын алып баручы Татьяна Грамон һәм Россия боксеры Ростислав Плечко бик теләп матбугат әһелләренең сорауларына җаваплар бирде.
– “НТВ”ы почтасына барлыгы 20 меңнән артык хат алдык, – диде телеканалның генераль директоры Алексей Земский. – Дөрес, барлык балаларның да теләкләрен үтәп бетереп булмаячак, шулай да берничә мең бүләк партнерларыбыз ярдәме белән ияләренә барып ирешәчәк. Әле менә монда килер алдыннан гына 8 яшьлек Булат Яруллин исемле малай янында булдык. Ул безгә “Хоккей уйнарга яратам. Киләчәктә чемпион булырга телим”, – дип хат язган иде. Кыш бабай белән бергәләп аңа хоккей формасы тапшырдык.
Татьяна Грамон Кыш бабай белән икенче елын сәяхәттә йөри икән. “Хатлар бик күп килә, алар арасыннан кемнедер сайлап алуы бик авыр. Хатларны укыганда бик күпләр күз яшьләрен дә тыя алмый. Кайбер балалар үзләренә һәм гаиләсенә бары тик сәламәтлек теләп кенә яза”, – ди “Квартирный вопрос” тапшыруын алып баручы.

– Безнең Кыш бабай чын. Кулны да шундый каты итеп кыса, – дип елмая Россия боксеры Ростислав Плечко. – Бүген кичке якта 8 яшьлек Виталий исемле малай белән очрашачакбыз. Виталий безгә: “Яшьтәшләрем белән уртак тел таба, аларга каршылык күрсәтә алмыйм”, – дип язган иде. Мин аңа берничә күнегү өйрәтеп, үз-үзенә ышаныч барлыкка китерергә уйлыйм. Иң мөһиме: үзеңә ышаныч булырга тиеш. Кечкенә чагымда минем дә инвалидлык бар иде. Әнием кулында гына күтәреп йөрергә мәҗбүр булган. Ләкин тырышлык һәм ышаныч мине бүгенге җиңүләремә китерде.

Кыш бабайның үзенең әти-әниләргә әйтер сүзләре күп җыелган иде.
– Кичә “Добрая Волна” фестиваленнән чыккач, артымнан ике игезәк кыз бала йөгереп килде. “Әтиебезне кайтар безгә, Кыш бабай”, диләр. Әтиләре исән-сау, әниләрен калдырып киткән. Шуңа да малай тәрбияләгән әти-әниләргә әйтәсем килә: балагызны 20 яшенә җиткәнче иркәләп, “куяным” дип үстермәгез. Аннан өйләнгәч, тормыш авырлыкларын җиңәргә ихтыяр көчләре дә булмый, ныклы карар да кабул итә алмыйлар. 4 яшеннән баланы үз гамәле өчен җавап бирергә өйрәтергә кирәк!

“Кыйммәтле гаджет сорап хатларга язган балага нәрсә дип җавап бирәсез?” – дигән сорау яңгырагач, Кыш бабай болай дип җавап бирде:
– Нәрсәгә ул аңа 90% функциясе дә кулланылмаган әйбер?! Ул аңа лаек булыр өчен нәрсә дә булса эшләдеме? Шуңа өстәп ул әле югалырга, ватылырга мөмкин. Безгә башка нәрсәләрнең кыйммәтен аңлатырга кирәк: аралашу, спорт, китаплар...
Кыш бабай үзенең ярдәмчеләре белән иртәгә Казандагы №11 номерлы балалар йорты-мәктәбенә барачак. Ә сәгать 2дә Горки-Әмәт урман паркында Казан халкы белән очрашачак. Теләгән һәркемне үзе белән күрешүгә чакырып калды Кыш бабай! Килегез!

Нәзилә Җәләлиева
Фотолар: http://www.tatar-inform.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев