Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыска кыстыргыч

Китапның кайсы битендә тукталуыңны онытмас өчен, әлбәттә, китап кыстыргычы кирәк. Хәзер магнитлы кыстыргычлар модада. Әйдә, аны үз кулларың белән яса!

Эш тәртибе:

1.Төсле картон кәгазьдән озынлыгы – 10-15 сантиметр, киңлеге 2 сантиметр тирәсе булган тасма кисеп ал.

2.Тасманы урталай бөклә.

3.Очларына магнит ябыштыр.

4.Әзер кыстыргычны үзең теләгәнчә бизә.

Укыган китабың күңелеңне сөендерсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев